Татарстанда җылыта
Төнлә дә җылы булачак. Бу атнада Татарстанда һава температурасының 12 градуска кадәр җылынуы көтелә.
Республика Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, дүшәмбе – 20 март көнне алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы явым-төшем: көндез – яңгыр, төнлә – юеш кар. Көндез 0…+5, төнлә 0…-5 градус. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Сишәмбе – 21 мартта республикада яңгыр фаразлана. Шул ук вакытта көндез +9 градуска кадәр җылытачак. Төнлә дә җылы: +2 градуска кадәр. Юлларда бозлавык саклана.
22 мартта Татарстанда янә болытлы һава, аз гына яңгыр көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +4…+9, төнлә 0…+4 градус күрсәтәчәк.
Җомга - 25 мартта яңгыр көтелә. Көндез +12 градуска кадәр җылытачак. Төнлә +4 градус күрсәтәчәк.
("Ватаным Татарстан")
Фото "Татар-информ"нан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев