Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ВКонтакте социаль челтәрендә 7 меңгә якын дәүләт паблигы ачылган

Татарстан республикасында дәүләт органнары һәм оешмаларының ВКонтакте социаль челтәрендә барлыгы 6901 паблигы теркәлгән.

Аларның күбесе белем бирү учреждениеләренә карый. Мәсәлән, 1380 мәктәп, 1590 балалар бакчасы һәм 126 өстәмә белем бирү учреждениесенең ВКда үз бите бар. Икенче урында – социаль өлкәдә эшләүче учреждениеләрнең 478 рәсми аккаунты ачылган. Ә өченче урынны – спорт учреждениеләре - 200ләп оешма ВКда рәсми сәхифәсен алып бара.

Шулай ук  җирле үзидарә органнары да социаль челтәрләрдә теркәлгән.

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерүенчә, Татарстанда белем бирү учреждениеләренең социаль челтәрдә рәсми битләрен ачу һәм аларга «дәүләт паблигы» статусын алу буенча киң колачлы эш башкарылган.

«ВКонтакте» – илдә төп социаль челтәр һәм аралашу өчен иң зур мәйданчык санала. Ул әти-әниләр, укучылар, укытучылар, учреждение җитәкчеләре һәм хакимият вәкилләре белән бәйләнештә торуның иң нәтиҗәле ысулы. Тиз арада кире элемтә урнаштыру һәм дөрес мәгълүмат чыганагы да – белем бирү процессында катнашучылар шул рәвешле мәктәп яки институт тормышыннан һәрвакыт хәбәрдар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев