Татарстанда узган Пасха гыйбадәтләрендә 49 мең кеше катнашкан
Пасха төнендә республикадагы православие храмнарында гыйбадәтләр үткәрелде. Иң күп кеше җыелган урыннар арасында Казан Изге Ана иконасы кафедраль соборы һәм Раифа Богородица ирләр монастыре бар.
Татарстанда Пасха бәйрәме тыныч һәм имин узды.
Гомумән алганда, республика буенча пасхаль гыйбадәтләрдә якынча 49 мең кеше катнашты.
Росгвардия һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең уртак эше нәтиҗәсендә бәйрәм вакытында җәмәгать тәртибе һәм иминлек бозу очраклары теркәлмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев