Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда СВО ветераннарының 70 проценты диспансеризация узган

Узган ел Татарстанда хәрби хезмәттән азат ителгән СВО ветераннарының 70 проценты сәламәтлеген тикшерткән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының ТР буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хәбәр итте.

"Еллык диспансеризация-сәламәтлек саклау учреждениеләренең генә түгел, фондның да бурычларының берсе. Быел безнең барлык егетләр дә киңәйтелгән форматта диспансеризация узарга тиеш ", - дип сөйләде ул.

 Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, дәүләт фондында хәзер 18 меңгә якын кеше, шул исәптән СВО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук һәлак булган сугышчыларның һәм хәбәрсез югалганнарның гаилә әгъзалары бар.

"Бүгенге көндә Дәүләт Думасы тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына карата төрле ярдәм чараларын билгели торган 130дан артык федераль закон кабул ителде», – дип билгеләп үтте ул.

Алар бушлай чираттан тыш беренчел медицина-санитария ярдәме, махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме, паллиатив медицина ярдәме алырга хокуклы.

"Теш протезлау кебек ярдәм чарасы бездә узган ел барлыкка килде.  Ул  бушлай һәм чиратсыз гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, балаларга шифаханә-курорт дәвалануы бирелә. Алар ташламалы дарулар белән тәэмин ителешкә хокуклы", - дип йомгаклады Удачина.
 

чыганак: Татар-информ.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев