Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда, шул исәптән Зәй районында «Игътибар, балалар!» акциясе старт ала

Бүген – 22 майдан республикада һәм Зәй районы территориясендә «Игътибар, балалар!» профилактик акциясе башланды.

Ул җәйге каникуллар алдыннан, юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләрне кисәтү уңаеннан үткәрелә.
Агымдагы елгың 4 аенда Республика юлларында балалар катнашындагы 108 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 116 бала җәрәхәтләнгән, 3се үлгән.
Акция кысаларында юл иминлеге сагы хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли, алар машина йөртүчеләрдән балаларны кагыйдә таләпләрен үтәп йөртүне сорый. Ә балаларның юлларда яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән булуы сорала. Велосипедларда йөрүне дә тиешле таләпләрне үтәп башкару мөһим. Болар барысы да юлларда балаларның имин йөрүе өчен кирәк.

Фото "Татар-информ"нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев