Татарстанда салкынайта
Иртәгә, 14 апрельдә, Татарстанда көннәр салкынайта, көндез бары тик +3..+8 градус җылы фаразлана.
Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген көчле җил сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде, ул җомга көнне дә саклана. Аның тизлеге секундына 17-22 метрга, ә урыны белән 25-26 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +1..-4 градус фаразлана.
("Татар-информ")
Фото "Татар-информ" нан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев