Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда мөгезле терлекләрне кертүне вакытлыча тыйдылар

Татарстанда тояклы хайваннарны, нәселлеләрдән тыш, республикага кертүне вакытлыча тыйдылар. Чикләү аерым күрсәтмә булганчы гамәлдә булачак. Мондый карар республикага хайваннарның йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч, авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабы утырышында кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Россиядә хайваннарның йогышлы авырулары буенча хәлнең шактый начараюы сәбәпле, без  республика штабының чираттан тыш утырышын үткәрәбез», – дип билгеләп үтте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.

Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗаларын хайваннарны тотуның ветеринария-санитария нормаларын катгый үтәргә чакырды. Аерым алганда, аларны ябык режимда тотуны булдырырга, биологик саклауны тәэмин итәргә, транспорт чараларын дезинфекцияләргә, санитар үткәрү пунктлары эшен оештырырга, шулай ук терлекчелек комплексларына килүчеләрнең барысын да контрольдә тотарга кирәк.

«Муниципаль берәмлекләр башлыкларына терлекчелек объектларыннан кимендә 5 километр ераклыкта хайваннарны вакытлыча тоту (карантинга алу) урыны оештырырга кирәк», – дип белдерде Гарипов.

ТР Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе җитәкчесе Тимур Галиев өстәп әйткәнчә, хайваннарның аеруча куркыныч һәм йогышлы авырулары республика икътисады өчен куркыныч тудыра, чөнки предприятиеләргә һәм хуҗалыкларга җитди матди зыян китерә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев