Татарстанда миллион тонна ашлык җыеп алынган
Татарстанда урып-җыю кампаниясе көннән-көн кыза.
Барлык районнарда да бөртеклеләр җыялар, бүгенге көнгә 1 миллион 82 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 40 центнерга җитә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте нә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
5 августка республика буенча 125 мең тонна ашлык суктырылган. Бүгенгә бөртеклеләр 270 мең гектар мәйданда җыеп алынган, бу планның 24 проценты дигән сүз.
Иң күп мәйданда бөртеклеләр Лениногорск, Минзәлә һәм Әлки районнарында (40 проценттан артык) суктырылган. Иң югары уңыш - Тәтеш, Аксубай, Зәй һәм Мамадыш районнарында. Аларда бер гектардан 50 центнердан артык уңыш җыеп алалар.
Чыганак: Татар-информ
фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев