Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән «Барысы да җиңү өчен!» дип аталган телемарафон узачак

«Барысы да җиңү өчен! дип аталган телемарафон 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, “ТНВ” һәм “ТНВ-Планета» телеканалларында узачак.

Акциянең оештыручысы, башлап җибәрүчесе - Татарстан Республикасының гомумроссия халык фронтының төбәк бүлеге.

"Теләгән һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен акча җыюга кушыла ала . Марафон вакытында экранда QR-код күрсәтеләчәк, аның аша тамашачылар хәйрия ярдәменә катнаша алачак", – диелә Бөтенроссия халык фронты төбәк бүлеге хәбәрендә.
Җыелган акчаларны Татарстаннан ирекле хәрби операциядә катншучыларга һәм мобилизацияләнүчеләргә җибәрәчәкләр.

Телемарафон 23 февральдә сәг.10.00да башлана. Анда бу сылтама  ярдәмендә дә кереп катнашырга мөмкин. Алгы сызыкта торучы безнең егетләребезгә  ярдәм итик!

"Татар-информ" фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев