Татарстанда майда 4 меңгә якын автокредит бирелгән
Татарстан Россиядә 2026 елның май аенда бирелгән автокредитлар саны буенча лидер төбәкләр бишлегенә кергән.
Республикада бер айда 4 мең автокредит рәсмиләштерелгән. Бу хакта Кредит тарихлары илкүләм бюросы мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.
Бу күрсәткеч буенча Татарстан илдә дүртенче урында. Ул бары тик Мәскәүдән (6,14 мең автокредит), Мәскәү өлкәсеннән (5,41 мең) һәм Санкт-Петербургтан (4,02 мең) гына калыша. Лидерлар бишлеген 3,26 мең кредит белән Краснодар крае йомгаклый.
Россиядә майда барлыгы 84,9 мең автокредит бирелгән. Апрель ае белән чагыштырганда, аларның саны 4,4 процентка кимегән, ләкин еллык исәптә күрсәткеч 3,3 процентка арткан.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев