Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда кулда булган фатирларны сатып алучылар арткан

Бу елның гыйнвары белән чагыштырганда, февральдә икенчел торак базарында сату-алу килешүләре 20,5 процентка күбрәк теркәлгән. Бу хакта Росреестрның Татарстандагы идарәсендә хәбәр иткәннәр.

«2026 елның февралендә сату-алу килешүе нигезендә 11 282  милек хокукы күчү очрагы теркәлгән. Гыйнварда әлеге күрсәткеч 9 360 ны тәшкил иткән», – диелә хәбәрдә.

Бу елның гыйнвары белән чагыштырганда, февральдә торак биналарга ихтыяҗ – 31 процентка, җир кишәрлекләренә – 15 процентка, шәхси торак йортларга – 7,6 процентка арткан.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев