Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда көрән аюларны аулауга рөхсәт бирелде

Озак еллар дәвамында гамәлдә булган тыелудан соң, Татарстанда 1 августтан көрән аюларны аулау рөхсәт ителә. Ау хуҗалыклары инде гаризалар кабул итә башлаган.

Бу хакта Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннарны һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ау Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында гына рөхсәт ителә. Аучыларга шушы районнарның ау хуҗалыкларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моның өчен аучы билеты булу мәҗбүри, шулай ук кыргый хайваннарны аулау өчен 3 мең сум күләмендә җыем түләргә туры киләчәк.

Көрән аюларны аулауга 1 августтан 31 декабрьгә кадәр, шулай ук 21 марттан 10 июньгә кадәр рөхсәт ителә. Узган елдагы исәп алу нәтиҗәләре буенча, республикада барлыгы 90 аю теркәлгән. Быел шуларның җидесен генә ауларга рөхсәт бирелә. Төгәлрәк әйткәндә, «Албай» ау хуҗалыгында – нибары бер аюны, «Кама яры» хуҗалыгында – икесен, ә «Кама яры 2»дә исә дүрт ерткычны аулау планлаштырыла.

Чыганак: Татар-информ

фото:ИИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев