Татарстанда көчле җил һәм буран аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмый торырга киңәш итә.
Бүген кич һәм иртәгә көндез Татарстан территориясендә буран һәм көчле җил көтелә. Буран аркасында юлларда күз күреме сизелерлек — 500 метрга кадәр начарлана, җилнең тизлеге секундына 27 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнге сәгатьләрдә 6-11 градус салкын фаразлана, иртән −3..-8 градуска кадәр. Урыны белән кар көртләре, шулай ук бозлавык булырга мөмкин. Юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев