Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда булган юл һәлакәтендә берьюлы 6 кеше үлгән

24 июль төнендә Яшел Үзән районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булды.

ГАИның якынча мәгълүматлары буенча, салонында 7 кеше булган  «Шевроле Ланос» машинасын йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламыйча,  идарә итүне югалта. Нәтиҗәдә автомобиль агачка барып бәрелә һәм яна.

Юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше: шофер һәм 5 пассажир һәлак була. Алар арасында балигъ булмаганнар да бар. Бер баланы төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып китәләр. Машина янып бетә.

Татарстанның Тикшерү комитеты юл кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә кешеләр үлеменә китергән һәлакәт факты буенча җинаять эше кузгатты. Тикшерү эшләре башланды. 

Чыганак: Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев