Татарстанда йорт хайваннарын тоту кагыйдәләре катгыйлана
Татарстан Республикасы хөкүмәте йорт хайваннарын тоту тәртибен ныгыту буенча яңа карар әзерләде. Документ Баш ветеринария идарәсе тарафыннан эшләнгән һәм хәзерге вакытта коррупциягә каршы тикшерү үтә.
Карар кабул ителсә, дүрт мөһим үзгәреш көтелә: ике яңа чикләү кертеләчәк, тагын икесе ачыкланачак.
Беренчедән, хәзерге РФ Хөкүмәте раслаган куркыныч токымнар исемлегенә кергән этләрне коммуналь фатирларда яки берничә гаилә яшәгән башка торак бүлмәләрдә тоту тыелачак.
Икенчедән, буе 55 сантиметрдан арткан этләрне күпфатирлы йортларның гомуми урыннары аша үткәргәндә, мәҗбүри рәвештә озынлыгы 1,5 метрдан ким булмаган бау һәм борынчыклар кулланырга тиеш. Бу чаралар йортның ишегалды территориясенә дә кагыла.
Гомуми файдалану урыннарына баскыч мәйданчыклары, лифтлар, коридорлар, коляска саклау урыннары, чердаклар, техник катлар, подваллар һәм чүп камералары кертелгән. Ә йорт яны территориясе дип трансформатор подстанцияләре, җылылык пунктлары, гомуми автостоянкалар, гаражлар, балалар һәм спорт мәйданчыклары да исәпләнә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев