Татарстанда йөк транспорты хәрәкәтен контрольдә тотачаклар
24 июньнән 3 июльгә кадәр Татарстанда йөк транспорты хәрәкәтен контрольдә тоту буенча профилактик чара уза.
Зәй ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рамил Гарифуллин хәбәр иткәнчә, инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуга ( исерек хәлдә йөртү, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр руль артына утыру һ.б) аерым игътибар бирәчәк. Шулай ук транспорт чараларының техник торышы, диагностик карталар, тахограф булу-булмавы, медицина тикшерүе үтәлүе һәм башка таләпләр тикшереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның биш аенда Татарстанда йөк транспорты йөртүчеләре гаебе белән 77 авария булган. Юл-транспорт һәлакәтендә 11 кеше һәлак була, тагын 76 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.
Республикада авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен контрольдә тоту 8 автоматик контроль пунктында башкарыла. Аларның кайда урнашуы турында мәгълүмат «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ рәсми сайтында урнаштырылган. Вакытлыча чикләүләр кертелгән автомобиль юлларына (автомобиль юллары участокларына) таләпләр кагылмаган исемлеккә кергән транспорт чараларын өстәмә үлчәү өчен күчмә контроль пунктлары урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев