Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда инфляция Идел буе федераль округына караганда түбәнрәк

Ноябрь аенда, октябрь белән чагыштырганда, Татарстанда еллык инфляция 1 пунктка кимегән һәм 11,8 % тәшкил иткән, бу Идел буе федераль округына һәм гомумән Россиягә караганда түбәнрәк. Бу, шул исәптән, уңышның үсүе белән бәйле.

 

Бөртеклеләрне рекордлы җыю аларның эчке базардагы тәкъдимнәренең үсүенә китерде. Бу он тарткыч һәм терлекчелек предприятияләренең чыгымнарын киметүгә тәэсир итте. Нәтиҗәдә, йомырка һәм кош ите бәяләре кимеде, кайбер он продуктларына бәяләр арту акрынайды.

Шикәр чөгендеренең яхшы уңышы фонында республикада шикәр бәяләренең артуы акрынайды, ә карабодай уңышының артуы карабодайга бәяләрне киметте.

Россия Банкы фаразлавынча, акча-кредит сәясәтен исәпкә алып, еллык инфляция 2023 елда 5-7% ка кадәр кимиячәк һәм 2024 елда 4% ка кайтачак.

Татарстан Республикасында ноябрьдә инфляция турында – Россия Банкының мәгълүмати-аналитик материалында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев