Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 18 мартта ачылачак

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел язгы ярминкәләрне 18 марттан 22 апрельгә кадәр уздыру турында килештерде.

Бу хакта республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстан кулланучылар берлегенең йомгаклау җыелышында хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашучыларның ягулык-майлау материаллары сатып алуга чыгымнары капланды. Моның өчен 2019-2022 елларда Татарстан бюджетыннан 38 млн. сум бүлеп бирелгән, дип билгеләп үтте Җаббаров.

"Товар җитештерүчеләргә бушлай сәүдә урыннары бирү һәм транспорт чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләр үзгәрү динамикасын исәпкә алып халыкка сатылды», – дип ассызыклады министр.

Аерым алганда, ярминкәләрдә яшелчә продукциясе 25-47 процентка, он – 35 процентка, тавык йомыркалары – 22 процентка, сөт – 20 процентка, ит продукциясе – 7-50 процентка арзанрак.

"Шәһәр ярминкәләрен үткәрүдә кооператорлар да актив катнашты, бу азык-төлеккә бәяләр артуны тоткарларга һәм республика халкын авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде", - дип нәтиҗә ясады Җәббаров.

Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев