Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда «Яшьләр торак конкурсы-2023» программасында катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнә

20 сентябрьдә ташламалы шартларда фатир алу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана.

Аның җиңүчеләре ташламалы бәядән, социаль ипотеканың ташламалы шартларында торак сатып алу хокукын алып, берничә ай эчендә фатир сайлап, яңа торакка урнаша алалар. Конкурсның өстенлеге һәм үзенчәлеге шунда ки, гаилә корырга өлгермәгән яшьләр дә үз торакларын сатып ала алачак. Конкурсны «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала:

- Яшь белгечләр;

- Яшьләр белән эшләү буенча башкарма комитетлар, учреждениеләр, яшүсмерләр клублары, яшьләр үзәкләре белгечләре;

- Сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларында, шул исәптән дәүләтнеке булмаган, коммерцияле оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;

- мәгариф учреждениеләре яшьләре белән эшләү буенча яшь укытучылар һәм хезмәткәрләр;

- иҗтимагый оешмалар активистлары;

- Яшьләр - Татарстанның яшьләр сәясәте проектларында, студентлар үзидарәләрендә һәм иҗади берләшмәләрдә катнашучылар;

Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин https://vk.com/video-71695567_456240170

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев