Татарстанда яшәүче берничә кешене законсыз миграция оештырган өчен хөкем итәчәкләр
Татарстанда яшәүче дүрт кеше законсыз миграция эшчәнлеге өчен суд каршына басачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерү ачыклаганча, 2022-2025 елларда алар 2,9 меңнән артык чит ил гражданын фиктив рәвештә миграция исәбенә куйган. Моның өчен ялган хезмәт һәм торак арендалары килешүләре төзелгән.
Әлеге «хезмәтләре» өчен алар 1,2 миллион сумнан күбрәк акча алган. Гаепләү карары белән җинаять эше судка тапшырылган, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев