Татарстанда янә кисәтү игълан ителде
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 11 майда Татарстанда һавада һәм туфракта урыны белән -2 градуска кадәр кырау көтелә. Шуңа бәйле, республикада янә кисәтү игълан ителде.
Шул ук вакытта, алдагы төндә сизелерлек явым-төшем көтелми, иртәгә көндез исә бераз яңгыр явачак. Республикада көндез һава температурасы +14..+19 градус тәшкил итәчәк.
Җомга, 12 майда һәм шимбә, 13 майда, уртача-җылы һава торышы көтелә, урыны белән кайбер районнарда бераз яңгыр булуы ихтимал һәм көндез һава температура +16°дан +21°ка кадәр җылытачак, төнлә +3°..+8°ка кадәр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев