Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда ял көннәрендә яңгырлар һәм көчле җил көтелә

Татарстанда ял көннәрендә көчле җил, карлы яңгыр көтелә, дип хәбәр итә «Ватаным Татарстан» газетасы.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, шимбә – 11 мартта төнге сәгатьләрдә карлы яңгыр, кыска вакытлы буран көтелә. Көндез явым-төшем туктый. Җил, юнәлешен үзгәртеп, төньяктан исә башлаячак. Көндез –1…–6, төнлә –3…–8 градус. Юлларда – көчле бозлавык.

Якшәмбе – 12 мартта көндез көнбатыш районнарда секундына 15–18 метр тизлектә көчле җил, юеш кар, яңгыр булырга мөмкин. Көндез җылыта: +1…+6 градус. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы –3…–8 градус чикләрендә тирбәләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев