Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда ел башыннан бирле 20 тоннадан артыграк электроника кабат эшкәртүгә озатылган

Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты кысаларында “Утильләштерү мәктәбе: электроника” программасы гамәлдә булып килә.

Бу хакта Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Программа кысасында февраль аенда 11,8 тонна күләмендә электрон һәм электр җиһазлары эшкәртүгә җыеп тапшырылган. Экологик акциядә Бөгелмә, Әлмәт, Тәтеш, Чүпрәле, Буа һәм Азнакай районнарыннан 40тан артыграк бюджет оешмасы катнашкан.

Акциягә кушылу өчен программаның рәсми сайтында заявка калдырырып, теркәлү формасын тутырырга кирәк. Утильләштерүгә кабул ителә:

• компьютер һәм офис техникасы;

• көнкүреш техникасы (кер юу машиналарын, суыткычларны кертеп) ;

• электр эш кораллары;

• фәнни техника һәм медицина техникасы;

• телефоннар һәм гаджетлар;

• электрон һәм электр уенчыклары;

• картриджлар (күләме тапшырыла торган техниканың гомуми күләменең 10 процентыннан артмаска тиеш).

Техниканы тапшыруның җентекле графигы Табигатьтән рациональ файдалану фонды сайтының  “Электроника” бүлегендә урнаштырылган.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев