Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда «Чыршы» операциясе башланды

Ул Татарстанда «экологик иминлек» милли проекты буенча уза.

15 декабрьдән Татарстанда «чыршы» профилактик операциясе башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Ведомствоара операциянең төп максаты – Яңа ел алдыннан ылыслы урман агачларын саклау. Республика урманнарында мобиль патруль төркемнәре кизү торачак, аларның составына дәүләти урман инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре керә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында агачларны законсыз кискән өчен штрафлар каралуын искәрттеләр: физик затларга – 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумга кадәр. Ә кисүдән килгән зыян 5 мең сумнан артып китсә, җинаять җаваплылыгы каралган. Республика урманнарында законсыз эшчәнлек очраклары турында 8-800-100-94-00 телефоны буенча хәбәр итәргә өндәделәр.

Чыганак: Комсомольская правда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев