Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда бер ел эчендә финанс пирамидалары буенча ун җинаять эше кузгатылган

Быел Татарстанда финанс пирамидалары буенча ун җинаять эше кузгатылган.

18 җинаять ачыкланган. Бу хакта ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең салым салу өлкәсендәге җинаятьләргә һәм криминаль банкротлыкка каршы көрәш бүлеге башлыгы Рафаэль Усманов хәбәр итте.

"Быел Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре финанс пирамидаларында катнашкан өчен мондый җинаять эшләре буенча 23 фигурант тоткарланган. Бүгенге көндә 13 җинаять эше тикшерелә. Татарстанның суд органнары дүрт финанс пирамидасы җитәкчеләренә һәм оештыручыларга карата җинаять эшләрен карый», — дип сөйләде спикер.

Усманов сүзләренчә, финанс пирамидалары эшчәнлегенең төп чоры 2012-2015 елларга туры килгән. Бу өч елда 42 җинаять эше кузгатылган. 2016 елдан башлап вкладчылардан акча җыйган классик финанс пирамидаларына алмашка интернетта җинаятьчел эшчәнлек алып баручы виртуаль пирамидалар килде, дип аңлатты ул.

"Оештыручылар гражданнарның акчаларын урлый, цифрлы активлар булган фонд биржаларында сәүдәдән табыш, псевдоброкер компанияләре ставкалары вәгъдә итә. 2019 елдан 2021 елга кадәр бу төр финанс пирамидаларына карата 18 җинаять эше кузгатылган", - дип билгеләп үтте идарә башлыгы урынбасары.

Быел полиция хезмәткәрләре финанс пирамидалары линиясе буенча җинаятьчел төркем оештыруда гаепләнүче сигез фигурантны тоткарлаган. Алар федераль һәм халыкара эзләнүдә иде, дип ассызыклады Усманов.

"Хәзерге вакытта икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендә финанс пирамидалары билгеләре булган компанияләр бар, аларга карата тикшерүләр үткәрелә», — дип йомгаклады ул.

Фото "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев