Татарстанда «Батыр хатыны, балалары, әнисе» фотопроекты гамәлдә
Лаеш районының «Белогорье» яшьләр үзәгендә Бөтенроссия «Батыр хатыны, балалары, әнисе» исемле фотопроектның чираттагы очрашуы узды. Бу юлы анда Лаештан 30 гаилә катнашты.
Чара Офицер хатыннары һәм хәрби хезмәткәрләр гаиләләре берлеге, Халык фронты, Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты һәм Лаеш районы администрациясе ярдәмендә оештырылды.
Проектның төп максаты – хәрбиләр гаиләләренә рухи якын булу, аларга бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге бирү, шулай ук якыннарының хәрби кительләрендә истәлекле һәм күңелле фотолар төшерү.
Бу проект Татарстанда 2022 елда «Офицер хатыннары берлеге» төбәк бүлегенең президенты Оксана Бородина инициативасы белән башланды. Аның сүзләренчә, нәкъ менә Татарстан бу инициативаны тормышка ашыручы беренче төбәк булды.
Бүгенге көндә проект Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Чирмешән, Чистай, шулай ук Түбән Кама һәм Әлмәт кебек районнарны һәм шәһәрләрне үз эченә ала. Лаеш исә бу исемлеккә яңа өстәлде.
«Батыр хатыны, балалары, әнисе» фотопроекты бөтен Россия буенча хәрбиләр гаиләләрен берләштерүне дәвам итә. Ул һәр геройның батырлыгы аның якыннарының хәтерендә, мәхәббәтендә һәм тугрылыгында яшәвен тагын бер кат искәртә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев