Татарстанда бары тик 5 рәсми пляжда гына су коенырга рөхсәт иттеләр, шуның берсе – Зәйдә
Июнь башына Татарстанда тикшерелгән 26 пляжның 5 се генә су коенырга рөхсәт алган-калганнары санитар-эпидемиологик бәя үтмәгән.
Зәй, Буа, Алабуга, Түбән Кама һәм Яр Чаллыда ял итү зоналары куркынычсыз дип табылган. Биредә суның сыйфаты гамәлдәге санитария нормаларына туры килә, коену рәсми рәвештә рөхсәт ителгән.
Исегезгә төшерәбез, су коену бары тик җиһазландырылган урыннарда гына рөхсәт ителә, чөнки кыргый пляжлар су сыйфаты һәм контроль булмау аркасында сәламәтлек өчен куркыныч тудырырга мөмкин.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев