Татарстанда бала тугач бирелә торган түләү: аны кемнәр ала һәм ул күпме бирелә
Татарстанда яшәүче гаиләләр бала тугач тиешле түләү алырга хокуклы.
Пособие кемнәргә бирелә
Татарстанда яшәүче һәр гаилә бала тугач түләү алырга хокуклы. Ата-аналарның керем дәрәҗәсе, аларның мәшгульлеге яки гаиләдәге балалар саны әһәмиятле түгел. Акчаны рәсми рәвештә эшкә урнашкан татарстанлылар да, үзмәшгульләр дә, эшсезләр дә, шәхси эшмәкәрләр дә ала ала — статус түләү күләменә берничек тә йогынты ясамый.
Кемнәр рәсмиләштерә ала
Пособие рәсмиләштерү хокукы ата-аналарның берсенә генә бирелә:
- әгәр ата-аналарның берсе генә эшли икән - акчаны хезмәт килешүе булган кешегә күчерәчәкләр;
- икесе дә эшкә урнашкан булса, түләүне әни кешегә рәсмиләштерәчәкләр;
- әгәр берсе дә эшләми икән, алар гаризаны кем бирүен үзләре сайлый;
- аерылышкан очракта пособиене бала белән яшәүче ата яки ана ала.
Күләме һәм индексациясе
2025 елның 1 февраленнән пособие күләме 26 941,71 сум тәшкил итә. Түләү ел саен индексацияләнә. Әгәр гаиләдә берьюлы ике яки аннан да күбрәк бала туса, акча һәр балага аерым түләнә.
Бала тугач бирелә торган пособие РФ гражданлыгы булганнарга гына бирелми.
Бу түләүгә хокукы булучылар:
- Россиядә яшәү рөхсәте рәсмиләштергән чит ил гражданнары;
- илдә вакытлыча яшәгән ЕАЭС әгъза-дәүләтләре гражданнары;
- качак статусы булган затлар.
Чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаган затлар шулай ук пособиегә дәгъва итә алалар, әгәр:
- аларның вакытлыча яшәүгә рөхсәте булса;
- алар рәсми рәвештә эшкә урнашкан булса.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев