Татарстанда атланмай бәясе төште
Соңгы вакытта Татарстанда атланмай беренче тапкыр арзанайды, дип хәбәр итә Татар-информ.
5 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр Татарстанда соңгы вакытта атланмай беренче тапкыр арзанайды. Бу турыда Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.
Бер атна эчендә атланмай бәясе 0,22 процентка арзанайган, 1 килограммы 950,04 сумнан 948,02 сумга кадәр төшкән. Әмма бер атна элек ул берьюлы 43,02 сумга (4,32 процент) кыйммәтләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев