Татарстанда алдагы көннәрдә буран, көчле җил, кар явуы көтелә
Машина йөртүчеләргә юлга чыкмый торырга киңәш ителә.
Бүген республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды. Синоптиклар фаразы буенча, алдагы көннәрдә республикада буран, көчле җил, юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык көтелә. Утырыш катлаулы һава шартларында транспортның өзлексез хәрәкәтен һәм торак-коммуналь хуҗалыкның эшләвен тәэмин итү буенча өстәмә чараларга багышланган иде.
Утырышны ТР гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе урынбасары — ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды. Аңа видеоэлемтә режимында зәйлеләр дә кушылды.
Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, алдагы көннәрдә һава торышына бәйле рәвештә хәл киеренке булачак, юл хезмәтләре эшкә әзер булырга, техника белән тәэмин ителергә тиеш.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов республиканың юл комплексының катлаулы һава шартларында эшләве турында сөйләде. Ул, аерым алганда, республикадагы барлык юллар буенча чикләүләр кертелүен хәбәр итте.
Рөстәм Нигъмәтуллин юлларда калган йөк транспорты һәм автобуслар өчен азык-төлек ташуны оештырырга, шулай ук машина йөртүчеләр өчен җылыту пунктлары булдырырга кушты. Утырышка йомгак ясап, барлык ресурслар бар, бары тик эшләргә һәм барлык катлаулы мәсьәләләрне контрольдә тотарга кирәк, дип белдерде.
Зәйдә район гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында да катлаулы һава торышы шартларында тиешле хезмәтләрнең әзерлеге турында сөйләштеләр.
Юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшли. Район электр челтәрләре, «Су каналы» һәм башка хезмәтләр гадәттән тыш хәлләр була калган очракта, тиешле әзерлектә.
-ЮХИДИ хезмәтенә юлларны ныклы контрольдә тоту мөһим. Юлда калучылар булган очракта аларга район тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк. Районда юлда калучылар өчен 9 җылыну пункты бар, кайнар ризык белән ашату каралган. Юлда хәрәкәт итүне чикләүләр һава торышы яхшырганчы гамәлдә булачак. Сабыр булыгыз. Машина йөрүчеләргә һава торышы ачылмыйча, юлга чыкмыйча торырырга киңәш итәм. Балаларны йөртүче мәктәп автоус маршрутлары да ныклы контрольгә алына. Безнең өчен балалар иминлеге — иң мөһиме, — диде район гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев