Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

“Татарстанда җәй”: Зәй яшьләре шәһәр фонтаны янына җыелды

«Экоҗәй» һәм «Татарстанда җәй» проектлары кысаларында эшләүче яшьләр, яшьләр хәрәкәтләре активистлары, волонтерлар, вожатыйлар һәм «Минем ишегалды лагере»на йөрүче балалар өчен фонтан янында чара узды.

Җәйге каникулларның иң кызган вакытында яшьләр һәм балалар шәһәр мәйданындагы фонтан янына кулларына су пистолетлары һәм сулы  шешәләр тотып, су сибешеп уйнарга җыелды. Эссе һава торышында су сибешеп уйнау аеруча ләззәтлек бирә.  

Мондый инициативалар яшьләргә вакытны күңелле һәм актив итеп үткәрергә ярдәм итеп кенә калмый, ә  командаларны туплауга, волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә һәм төбәктә җәйге ялны популярлаштыруга да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев