Татарстанда 433 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән
Россиядә барлыгы 14,3 миллионнан артык үзмәшгуль исәпләнә.
"Һөнәри керемгә салым «махсус салым режимы республикада 2019 елдан бирле гамәлдә, дип сөйләде ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин парламент президиумы утырышында.
"Әлеге салым режимы фриланста булган, бер тапкыр хезмәт күрсәткән, фатирны арендага биргән яки репетиторлык белән шөгыльләнгән кешеләргә керемнәрне легальләштерергә мөмкинлек бирде. Бу үз чиратында клиентларның ышанычын һәм үзмәшгульләрнең абруен арттыра, шулай ук рәсми рәвештә расланган керемгә ия булырга мөмкинлек бирә, мәсәлән, ипотека яки кредит өчен», – дип белдерде депутат.
Якунин ассызыклаганча, бу салым режимы Россиядә бик кирәк, шуңа күрә аны үстерергә һәм яхшырту мөһим.
Федераль закон нигезендә, "һөнәри керемгә салым «махсус салым режимы 2028 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак. Россиядә барлыгы 14,3 миллионнан артык үзмәшгуль теркәлгән.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/v-tatarstane-zaregistrirovano-bolee-433-tys-samozanyatyx-6007308
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев