Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда 18 меңнән артык күп балалы ана пенсиягә вакытыннан алда чыккан

Күп балалы әниләр картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокуклы.

Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла. Алар пенсиягә 50 яшендә чыга ала. Дүрт һәм өч бала табып үстергән аналарга шулай ук вакытыннан алда - 56 һәм 57 яшьтә пенсия билгеләнә.

Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен төп таләпләр - 15 ел хезмәт стажы, шулай ук 28,2 пенсия коэффициенты булу, балаларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү һәм ата- ана хокукларыннан мәхрүм итү яисә уллыкка алуны юкка чыгару факты булмау.

Татарстанлылар үзләренең хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентлары турында мәгълүмат белән дәүләт хезмәтләре порталында таныша алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев