Татарстанда 18 ел эчендә 12 мең йорт капиталь яңартылган
Татарстанда 2008 елдан бирле 12 меңнән артык күп фатирлы йортка капиталь ремонт үткәрелгән. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерде.
18 ел эчендә 54 миллион квадрат метрдан артык торак мәйданы яңартылган, ә 2 миллионнан артык татарстанлының тормыш шартлары яхшыртылган. Программаны финанслауның гомуми күләме якынча 107 миллиард сум тәшкил иткән.
Быел программа республиканың 41 муниципаль берәмлегендә 813 йортны колачлый. Ремонт эшләренә 11 миллиард 119 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Капиталь ремонтның төп юнәлешләре — түбәләрне, фасадларны, йорт эчендәге инженерлык челтәрләрен яңарту, шулай ук энергия нәтиҗәлелеген арттыру. Лифтларны алыштыруга аеруча игътибар бирелә: быел 56 йортта 124 лифтны яңарту планлаштырыла.
2025 елгы программа тәмамланганнан соң, 2026–2029 елларда Татарстанда эксплуатация срогы чыккан 1474 лифтны алыштырырга кирәк була. Шуларның 980е — төбәк операторы счетында, 494е — йортларның махсус счетларында.
Моннан тыш, быел 19 муниципалитетта 141 йортта газ җиһазлары белән куркынычсыз эшләү өчен вентиляция каналларын һәм төтен чыгару юлларын яңарту планлаштырыла. Әмма мондый эшләрне башкару өчен торак милекчеләренең гомуми җыелышы карары таләп ителә.
Чыганак: Татар-информ
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев