Татарстанда 13 градус җылы булачак
Бу араларда Татарстанда антициклон йогынтысында явым-төшемсез, нормадан 4–5 градуска югарырак җылы һава күзәтелде.
Чәршәмбе – 25 мартта һава торышы бераз үзгәрә. Болытлар куерып, көндез республиканың көнчыгыш районнарында аз гына яңгырлар явып үтәчәк. Һава температурасы +5...+10 градус булачак.
Төнге сәгатьләрдә –2...–7 градус. Пәнҗешәмбе – 26 мартта явым-төшем көтелми. Көндезге сәгатьләрдә +5...+10, төнлә 0...–5 градус.
Синоптиклар фаразына караганда, җомга һәм ялларда – 27–29 март аралыгында явым-төшем ихтималы аз. Тагын да җылыта: көндез температура +8...+13 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә 0 градус чамасы булачак.
Чыганак: Ватаным Татарстан
фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев