Татарстанда 1 майга торак файдалануга тапшыру планы 53% үтәлгән
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР хөкүмәте йортында киңәшмә үткәрде. Анда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыру һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю турында хисап тотты, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Республикада 1 майга торак файдалануга тапшыру планы 53% үтәлгән – 1 миллион 691 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Коммерцияле төзелеш буенча планның 63% (655 мең кв. метрдан артык мәйданлы 75 күпфатирлы йорт) тапшырылган. Социаль ипотека программасы 38%ка үтәлгән: 108 йортның 10ы (57 мең кв. метрдан артык) төзелеп беткән. Шәхси торак төзелеше буенча 978 мең кв. метр (планның 49%) тапшырылган, диелә киңәшмә материалларында.
Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү дәвам итә. 641 ятим бала өчен 44 күпфатирлы йортта торак төзелә. 23 күп балалы гаилә (5 һәм аннан да күбрәк баласы булган) торак сертификатлары алды, дип хәбәр итте Марат Айзатуллин. 61 яшь гаиләнең 17се субсидияләр кулланган. Өч мәҗбүри күченүче һәм чернобыльчеләр өчен ике сертификат рәсмиләштерелгән, аларның берсе инде кулланылган.
Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программасының 14 объекты буенча контрактларны май ахырына кадәр төзү планлаштырыла, дип билгеләп үтте докладчы.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев