Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы утырышында зәйлеләр эшчәнлеге югары бәяләнде

18 мартта Казанда Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгендә республика төбәк иҗтимагый оешмасы утырышы узды. Анда 2025 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды, 2026 елга планнар барланды.

Утырышта Зәйдән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм район керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Петр Минеев катнашты. 

Идарә утырышын республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Иван Егоров алып барды.

Петр Сергеевич республика керәшен оешмасы идарәсе әгъзасы булып тора. Ул утырышта катнашучыларны Зәй керәшен иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге белән таныштырды.

– Зәй керәшеннәре районда зур эш алып бара. Күптән түгел район керәшен иҗтимагый оешмасы  рәисе итеп Петр Минеев сайланды. Моңа кадәр оешманы җитәкләгән Валентин Атласов җитәкчелегендә районда бик күп эшләр башкарылды.   Көн кадагындагы төп бурыч булып махсус хәрби операциядәгеләргә булышу тора. Егетләр өчен машинага запчастьлар, дроннар ачыклаучы приборлар, генераторлар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, эчке киемнәр җибәрелде. Махсус хәрби операция зонасына моңа кадәр Зәй керәшен оешмасы җитәкчесе булган Валентин Атласов 24 тапкыр гуманитар ярдәм илтте, үзем 10 тапкыр бардым. Һәр керәшен авылында, диярлек, волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясый, эчке киемнәр тегәләр. Һәркем үз ярдәмен кертергә тырыша. Эшмәкәрләребез дә зур өлеш кертәләр. Ялга кайткан керәшен егетләре өйләнгәндә, идәрә членнары ЗАГСка барып, аларны котлый. Шулай ук, уллары, ирләре СВО зонасында булган гаиләләргә булышып торабыз. Традицияләрне яңартып, авылларда керәшен бәйрәмнәрен, авыл көннәрен уздырабыз. Шулай ук авылларда Ак дәдәйләрне сайлыйбыз, алар иң абруйлы кешеләр булып, бөтен эшләре башлап, халыкны җәлеп итеп йөриләр. Дини тормышка да зур урын бирелә. Зәйдә Изге Макарий чиркәве төзелеп килә, авылларда да иман йортлары реставрацияләнә, торгызыла. Качмануда керәшен авылларында су керү урыннары булдырыла, литургияләр уздырыла. Балалар, яшьләр арасында патриотик тәрбия алып баруга зур игътибар бирелә. Социаль челтәрләрне дә алып барабыз, авылдашлар дә актив эшли. Әлеге төркемнәрдә район керәшен җәмгыяте эшләре белән таныштырабыз. Керәшен тормышына балаларны, яшьләрне күбрәк тартырга тырышабыз”, – дип сөйләде Петр Сергеевич.

Ул  республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка һәрдаим ярдәме өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовның бу эшләрдә һәрвакыт теләктәшлек итүен билгеләп узды.

Фотолар Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев