Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан солдатлары Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә китте

Татарстан Хәрби комиссариатының җыю пунктында Ерак Көнчыгышка поезд белән китәчәк ике йөзгә якын егетне тантаналы озату булды.

Егетләрне  озатырга хәрби комиссариат, дин әһелләре, республика Хөкүмәте вәкилләре килде. Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге җитәкчесе Илшат Кәримов әйтүенчә, армия хезмәте  – яхшы тормыш мәктәбе, ул егетләргә рухи һәм физик яктан ныгырга, чын дуслар табарга мөмкинлек бирә.

"Армия сезгә көч, батырлык, кыюлык һәм сәламәтлек өстәячәк. Ватанпәрвәрлек, гражданлык  хисләре сезгә хәрби бурычыгызны лаеклы үтәргә ярдәм итәчәк. Сез армия хезмәте кыенлыклары аша  узарсыз һәм Россия хәрби хезмәткәре исемен горур йөртәчәксез дип ышанам. Исегездә тотыгыз, Сез Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына Татарстаннан кушыласыз. Бу ел сезнең өчен сизелмичә генә узсын»,-дип әйтә  Кәримов  «Татар-информ»га.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская булачак солдатларга хәрби хезмәткә чакырылучыларның, аларның гаиләләренең һәм хәрбиләрнең хокукларын яклау турында сөйләде. 

чыганак: https://dzen.ru/a/aR-8DUw7fzR1K3wp?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев