Татарстан Социаль фонды белән «Ватан сакчылары» дәүләт фонды уртак эшчәнлек турында килешүгә кул куйдылар
Бу хактагы документны Социаль фондның Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин һәм «Ватан сакчылары» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина имзалаганнар.
Ул фондлар арасында мәгълүмат алмашуны күздә тота һәм махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби ветераннарга каралучы законнарны камилләштерүгә тәкъдимнәр кертү өчен эшче төркем төзүне үз эченә ала. Шулай ук, фондлар бергәләшеп хәрбиләргә каралган дәүләт ташламалары һәм түләүләр турында аңлату эшләре дә алып барачаклар. Җитәкчеләр белдерүенчә, хәзер кайнар ноктадагыларга һәм анда булып кайтканнарга бердәм ярдәм кирәк, төрле документлар юллау, сәламәтлекләрен тернәкләндерүдә булышлыклар оештырыла.
Фото Татарстан буенча Социаль фонд идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев