Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Рәисе - Зәйдә

Бүген Зәйгә эш визиты белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.

Шәһәр ипподромында ул район активы белән очрашты, авыл хуҗалыгы, азык-төлек җитештерү оешмалары тарафыннан әзерләнгән күргәзмәне карады. Республика җитәкчесенә район башлыгы Разиф Кәримов җирлегебез аграрийлары эшчәнлеге турында бәян итте.

— Билгеле булганча, бөртеклеләр уңышын җыюны республикада беренчеләрдән булып төгәлләдек. Чәчү эшләрен җирдә дым бар вакытта башкарып чыга алсак та, май башындагы һава температурасының минуска төшүе шикәр чөгендере, арпа, борчакка тәэсир итте. Шикәр чөгендере мәйданында, бераз яңадан чәчеп, ситуация җайга салынды. Ә арпа, борчак уҗымы үзләре яңадан тернәкләнде. Өстәвенә, район кырларында 60 көн дәвамында яңгырлар яумады. Инвесторларыбызның, авыл хуҗалыгы белгечләренең дөрес эш алымнары тактикасы куллануы, механизаторларның тиз арада тиешле технологик чаралар күрүе нәтиҗәсендә быелгы уңышны начар дип булмый, бер гектардан уңыш уртача 26 центнер тәшкил итте. Менә бүгеннән район территориясендәге өч агрофирма механизаторлары шикәр чөгендере казуга кереште, — диде район башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов зәйлеләрнең авыл хуҗалыгы, бигрәк тә үсемлекчелектә нәтиҗәле эшләүләрен билгеләп, рәхмәт белдерде. Шулай да ул районда терлекчелек тармагын алга җибәрү алымнарын планлаштыру мөһимлеген ассызыклады.

— Зәй районы — һәрьяклап үсеш буенча тотрыклы, җитәкчесе зур тәҗрибәле. Үсемлекчелек буенча сезгә рәхмәттән башка сүз юк, быелгы һава шартлары чорында да бер гектардан мондый уңыш алу мактауга лаек, тик терлекчелек тармагын онытып җибәргәнсез төсле. Авыл җирендә халык нигездә терлек асрап, әлеге тармакта эшләп яшәргә күнеккән, кешеләрне бу юнәлештәге эшчәнлектән мәхрүм итәргә ярамый. Инвесторларга да терлекчелекне районда тергезү турында уйлау кирәк, бу юнәлеш буенча шөгыльләнүче фермерлар санын да арттыру, аларны бу эшчәнлеккә җәлеп итү, кызыксындыру мөһим. Бу уңайдан республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына да аерым күрсәтмәләр булачак, — диде республика җитәкчесе.

Авыл хуҗалыгы күргәзмәсе белән танышу барышында Рөстәм Миңнеханов икмәк пешерү юнәлеше белән шөгыльләнүче Анатолий Шалафаев, тозлы сыр җитештерүче Альберт Гайнуллин белән аралашып, аларның алга планнары белән кызыксынды, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев