Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алуны игълан итә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елда матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын конкурс нигезендә сайлап алуга документлар кабул итү турында игълан итә.

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә:

420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 нчы йорт, 3 нче кат, 307 нче кабинет.

Документлар һәм гаризалар 2023 елның 17 февраленнән 18 мартына кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә иртәнге сәгать 9дан кичке 4кә кадәр башкарыла.
Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырыла: сылтама

Фото Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев