Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан омбудсмены балалар өчен комендант сәгате кагыйдәләрен искә төшерде

Бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова республикада балигъ булмаган балалар өчен комендант сәгате гамәлдә булуын әйтте.

Омбудсмен сүзләренчә, чикләүләр 2010 елдан бирле кертелгән. Төнге 22:00дән (җәйге чорда — 23:00дән) иртәнге 6:00га кадәр балалар өлкәннәр җитәкчелегеннән башка урамда, паркларда, ишегалдында яки башка җәмәгать урыннарында була алмыйлар.

Захарова ассызыклаганча, бу кагыйдәне бозган очракта ата-аналар административ җаваплылыкка тартыла.

«Балаларны тәрбияләү — беренче чиратта ата-ананың бурычы. Төнге вакыт балаларның ялына, йокысына һәм саулыгына кирәк», — дип билгеләде ул.

Вәкаләтле вәкил шулай ук ата-аналарны балаларының кайда һәм кем белән булуын күзәтергә, ә балаларга исә төнге вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев