Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан ЮХИДИ идарәсе һава торышының үзгәрүен хәбәр итә

Татарстанда буран, көчле җил көтелә, юлларга кар салачак.

Татарстанда 22 февраль кичендә, төнлә һәм 23 февральдә көндез һава торышы бозылыр дип көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Кар явуы фаразлана, бигрәк тә көньяк һәм көнчыгышта. Күзнең күрү сәләтен 1000 метрга кадәр киметә торган буран, тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитә торган көчле җил көтелә, юлларга кар салачак.

Төнлә һава температурасы -10..-15 градус булачак, урыны белән -18..-23 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез -18..-23 градуска кадәр суык була.

("Татар-информ")

Фото газета архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев