Татарстан юлларында йөк машиналары хәрәкәте чикләнә
Татарстанда биш күпердә авыр йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр кертелде.
1 декабрь 12:00 сәгатьтән ФКУ «Волго-Вятскуправтодор» Татарстан Республикасындагы биш күпер аша йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр кертә. Бу чаралар иминлекне тәэмин итү һәм күпер корылмаларын саклау максатыннан башкарыла.
Чикләүләр гамәлдә булачак биш күпернең дүртесе М7 трассасында урнашкан. Хәрәкәт билгеләнгән массадан арткан транспорт чаралары өчен чикләнәчәк:
- Идел елгасы аша күпер (М-7 «Идел» трассасының 777 км) — 30 тоннадан артык;
- Казан елгасы аша күпер (М-7 «Идел» трассасының 809 км) — 25 тоннадан артык;
- Берсут елгасы аша күпер (М-7 «Идел» трассасының 937 км) — 24 тоннадан артык;
- Елгачык аша күпер (М-7 «Идел» трассасының 26 км, Киров шәһәренә керү юлы) — 20 тоннадан артык;
- Морквашка елгасы аша күпер (Р-241 Казан – Буа – Ульяновск автомобиль юлының 4 км) — 20 тоннадан артык.
Машина йөртүчеләрдән юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм кертелгән чикләүләрне исәпкә алып, хәрәкәт маршрутларын алдан сайлаулары сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев