Татарстан буенча РФ Социаль фонд бүлеге мошенниклыкның яңа төре барлыкка килүен кисәтә
Телефон аша шалтыратып, документларны сканлаштырып җибәрүне сорауларга ышанмагыз!
Кырыгалдарлар пенсионерларга, социаль түләүләр алучыларга шалтыратып, үзләрен Социаль фонд хезмәткәре, дип таныштыра. Һәм яңача пенсия түләү өчен стаж җитмәве сәбәпле түләүләрнең туктатылу ихтималы турында куркытып, стажны расларга күпфункцияле үзәккә кабул итүләргә язылырга куша, шәхси документларны сканлаштырып җибәрүне сорый, аннан язылуны СМС коды белән расларга кирәк, дип белдерә. Әгәр дә сез, мондый хәлгә юлыгасыз икән, бу мошенниклар эше. Бернинди документларны да телефон аша Социаль фонд соратмый, мондый телефон шалтыратуларын тиз арада өзегез, диләр Социаль фондта.
Фото Социаль фондтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев