Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарлык

...

Мин татар, дип,
күкрәк кагып кына,
Буламы соң рухи терелеп?
Татарлыкны ничек
зурладың соң?
Гасырларга данга төрерлек?
Горурлыкны,
милли горурлыкны
Әләм итеп кемнәр күтәргән?
Дөнья танысынга татар илен
Үз йөрәге аша үткәргән?
Татар теле авыл кысасыннан
Чыга алмый тыны кысылган.
Ул түгелме тыйнак
кына басып,
Киңлек өмет итеп
ымсынган?..
Кысаларда татар теле, диеп,
Почмак саен йөрмә текелдәп.
Иң беренче
балаларың белән
Татарчалап сөйләш
иркенләп.
Үз телеңне сөю каныңдадыр,
Телсез калу —
гарьлек, гомумән.
Гаярь өммәт үз мохитен
барлый,
Телен саклый,
төшми йөзтүбән.
Җитмеш җиде
телдә сөйләшергә
Мөмкинлек бар,
әгәр теләсәң.
Ни кавемең синең,
ни нәселең,
Ана телен әгәр белмәсәң.
Татарлыгың ераклыкка
баксын,
Чыксын да ул ишегалдыннан.
Үз телеңдә сөйләшүдән ары,
Гамәл кирәк дөнья таныган.
Милләт йөзе
булган шәхесләрне,
Данла хәтта чит-ят төбәктә.
Туган жирең, телең,
иманың да
Яңгырасын һәрбер йөрәктә.
Бездән тора,
бездән тора бар да,
Киләчәкне үзебез төзибез.
Татарлыкны гүргә
иңдерсәк без
Йөз кызарыр, телсез
йөзәрбез.
Милләт җанын
җанлы итәр өчен,
Гайрәт бирү сере — бердәмлек!
Телең белән егәрең дә,
шөкер,
Бирешмәслек булыр
хөр, гамьле.
Милләт даннын
күккә чөяр өчен,
Кыймылдаудан
булма канәгать.
Бает, ныгыт, үстер үзаңыңны,
Бердәмлектә бит көч,
җәмәгать!

Фирдәүсә Бикмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев