Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарча диктант язабыз

24-26 апрельдә татар телен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе унберенче тапкыр узачак.

Чара мәктәп укучыларын, студентларны, укытучыларны, галимнәрне, мәдәният эшлеклеләрен, журналистларны, шулай ук татар телен өйрәнүче башка милләт вәкилләрен берләштерә. Теләге булган һәркем, яшенә, белеменә һәм һөнәренә карамастан, катнаша ала.

Бүген “Татарча диктант" дөньяның 26 илен һәм Россия Федерациясенең 73 төбәген берләштерә. Быел акция бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана. Аның иҗаты татар теле, әдәбияты һәм халыкның милли үзаңы үсешенә зур йогынты ясаган.

Диктантны офлайн һәм онлайн форматта язарга мөмкин.

Зәйдә ул Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев