«Татарча диктант» безне берләштерә
14-16 ноябрьдә татар телен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татарча диктант» масштаблы белем бирү акциясе узды.
Диктантны Россиянең 68 төбәгендә һәм дөньяның 26 илендә яздылар.
Акциянең максаты – татар теленә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, телне өйрәнү мөмкинлеге бирү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү, татар теленә игътибарны җәлеп итү.
Быел әлеге чарада районнан барлыгы 34 мәйданчыкта 15000 кеше катнашты. Диктантның тексты итеп Каюм Насыйриның “Кабуснамә” хикәятеннән өзек алынган иде.
Район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре беренчеләрдән булып “Татарча диктант” акциясен башлап җибәрде.
Текстны үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина укыды.

Акциядә катнашучылар фикеренчә, татарча диктант язуны ел да оештыру зарур. Әлеге чара ни дәрәҗәдә грамоталы булуыңны ачыклаудан тыш, аһәңле татар сөйләмен ишетү, үзеңне татар милләтенең бер вәкиле итеп тою мөмкинлеге бирә.
– Мин быел “Татарча диктант” акциясендә беренче мәртәбә катнаштым. Бик теләп килдем диктант язарга. Тексты гади түгел, ә тирән эчтәлекле, мәгънәле, үзем өчен яңа сүзләр дә ачтым. Бу туган телне ни дәрәҗәдә яхшы белүемне тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Үземнең ничек язганлыгымны, әлбәттә, беләсем килә. Нәтиҗәләрен көтәбез хәзер, – дип диктант язгач фикерләре белән уртаклашты Разиф Галиевич.
Үзәк китапханәгә үз белемнәрен сынап карарга 30 кеше килде. Бирегә җыелганнарның һәрберсен татар теленә хөрмәт берләштерә.
Диктант язучылар арасында район Советы аппараты җитәкчесе Ландыш Ананьева, район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр белән эшләү бүлеге башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессының Зәй бүлеге җитәкчесе Әминә Биккинина һәм белгеч Алсу Хисмәтуллина, спорт һәм яшьләр эшләре идарәләре башлыклары Илзирә Тимеркәева һәм Гүзәл Шәрәфиева, Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфанова, авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Марсель Рәхмәтов, ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина һәм башкалар бар иде.
– Мин Сармашбаш авылы мәктәбендә белем алдым. КамПИда татар төркемендә укыдым. Соңгы тапкыр институтта укыганда диктант язган идем. Минемчә, мондый чаралар туган телебезне, татар телен, гомумән, барлык телләрне саклап калу өчен дә кирәк, – ди Марсель Рәхмәтов.
Истәлекле көнгә китапханә хезмәткәрләре Каюм Насыйри әсәрләре буенча тематик күргәзмә дә әзерләгән иде. Диктант язу төгәлләнгәч тә чарада катнашучылар таралырга ашыкмады: шигърият дөньясына чумып, Әминә Биккининаның – үзе язган, китапханәче Лилия Әхмәтҗанова укуында шигырьләрне тыңладылар.
Укучыларда телгә кызыксыну уята
Район-шәһәр мәктәпләрендә дә “Татарча диктант” акциясе узды.
Һәр ел әлеге чарада 6нчы мәктәп укучылары бик теләп катнаша. Быел татарча диктантны VI-IX сыйныф укучылары, укытучылар язды.
Диктант текстын татар теле укытучысы Миләүшә Миннегулова укыды.
“Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Ләкин аның иң мөһим миссиясе – татарлыкны саклап калу”, – ди Миләүшә Мөсәвировна.
Татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләрен үстерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү максатын күздә тоткан әлеге акциядә Сарсаз-Баграж мәктәбеннән дә үзләренең белем дәрәҗәләрен сынап карадылар. Алар арасында укучылар да, укытучылар да бар иде.
«Искиткеч бай, аһәңле туган телебезне саклап, киләчәк буыннарга тапшыру – безнең төп максатыбыз. Мондый чаралар телгә кызыксыну уятуга ярдәм итә», – дип фикерләре белән уртаклашты мәктәп директоры Валентин Мартемьянов.

– “Татарча диктант” – бик әһәмиятле проект. Телебезгә кагылышлы мондый рухтагы чаралар бик кирәк. Анда катнашучыларның саны елдан-ел арта. Әлеге акциядә катнашып, без татар теленнән үзебезнең белем дәрәҗәсен сынап карый алабыз. Аны оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсебез килә, – ди Кадер мәктәбенең татар теле укытучысы Алсу Әюпова.
Маскировка челтәрләре үрүчеләр дә читтә калмады
Бигеш авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче игелекле затлар үзләрен “Татарча диктант” акциясендә сынап карадылар.
“Татар теленә карата кызыксыну уяту, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү максатыннан оештырылган бу чарада бик теләп катнаштык”, – ди Бигеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.

Диктант текстын китапханәче Айгөл Маликова укыды.
“Диктант бик авыр булды дип әйтмәс идем. Шулай да кайбер онытылган сүзләр очрады. Бу безгә сүзлек запасыбызны киңәйтергә, онытылганны хәтердә яңартырга ярдәм итте”, –ди диктант язучылар.
Рус милләтеннән булучылар да язды
“Татарча диктант” акциясенә Мирный бистәсенең шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре теләп кушылды.
Шәһәр мәдәният йорты акциягә оештыручы буларак теркәлде. Акцияне оештыручы – Фәннур Миннекәев. 11 кеше үзләре теләкләрен белдереп, диктант язды.

– Без бу акциядә 2016 елдан катнашып киләбез. Үз туган телләрен яраткан кызлар акциягә бик теләп кушылды. Шунысы игътибарга лаек, диктант язарга рус милләтеннән булган кызлар да килде. Алар заманында мәктәптә татар телен укыган булганнар. Әйтергә кирәк, башкалардан бер дә аерылып тормадылар, бик яхшы итеп яздылар. Шулай ук диктантка махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә маскировка челтәрләре үрүчеләр дә кушылды. Оештыручыларның да, катнашучыларның да бары бер генә теләкләре бар – безнең язма татар телебез дә югалмасын иде, – ди оештыручы, шәһәр мәдәният йорты директоры Фәннур Миннекәев.
85 яшьлек әби дә диктант язды
Туган телгә битараф булмаучылар арасында Аксар авылында яшәүче Вәсимә Гайнетдинова да бар.
85 яшьлек әби чакыру көтеп тормыйча, диктант язарга авыл китапханәсенә үз теләге белән килгән.
– Телевизор экраннарыннан “Татарча диктант” булачагын күреп, үземнең белемемне сынап карыйсы килү теләге туды. Мәктәптә укыган чакта ук диктант язарга яраттым, шунысы гаҗәп – һәрвакыт “5”ле була иде. Укытучылар да мактап, башкаларга үрнәк итеп куя иде минем эшне. Каюм Насыйри әсәреннән өзек язганда бер хата ясаганым әле, нинди билге куярлар, нәтиҗәне көтәбез, – ди Вәсимә апа.

Аның өчен диктант язу авыр булмый, көн саен каләм тотып ияләнмәгән кулларга күнегү генә булган. Мондый чаралар берләштерә, телгә карата хөрмәт уята, дигән фикердә ул.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Вәсимә Гайнетдинова әдәби китаплар укый, сканвордлар чишәргә ярата. “Акчарлак” һәм район газеталарын түземсезлек белән көтеп ала. Башыннан ахырынача, бер хәрефен дә калдырмыйча укып чыга.
Диктантларны филологлар тикшерә һәм бер ай узганнан соң нәтиҗәләр https://diktant.tatar/ урнаштырылачак.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев