Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар мәктәпләрендә укучылар рус теле олимпиадасында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

5-7 февральдә Казанның «Дуслык» олимпиадалар үзәгендә татар телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар арасында рус теле буенча фән олимпиадасының төбәк йомгаклау туры үтте.

Анда Зәй районы укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Кадер мәктәбенең XI сыйныф укучысы Азилә Закирова, X сыйныфыннан Карина Гыйльфанова, Түбән Биш мәктәбенең XI сыйныф укучысы Җәмил Ибраһимов, VIII сыйныф укучылары Арина Балончева, Чулпан Уразманова, VII сыйныф укучысы Алмаз Шиһапов, Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең X сыйныф укучысы Азалия Сираҗиева, Мансур Хәсәнов исемендәге Бигеш мәктәбенең IX сыйныфыннан Алена Мәхмүтова, Югары Шепкә мәктәбенең VIII сыйныфыннан Әмир Миңнеханов призерлар булдылар.

Укучыларны олимпиадага педагоглар Әлфия Галиуллина, Мария Чернова, Наталия Ильина, Татьяна Салихова, Зөлфия Батаева, Таһирә Тучина әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев