Ташламаларга хокукны MAX аша расларга мөмкин
Социаль ярдәм алучы категория гражданнар өчен электрон таныклыкны рәсмиләштерү турында район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина аңлатма бирә.
– Пенсионерлар, күп балалы гаиләләр һәм инвалидлар түләүләргә һәм ташламаларга хокукны MAX мобиль кушымтасы аша электрон таныклык белән раслый ала. Хәзер исә ташламалы статусны раслау өчен МАХта QR-кодлар булдыру процедурасы гадиләштерелде. Цифрлы документ кәгазь таныклык урынына кибетләрдә ташламалар, музейларга бушлай керү, транспорт чараларында йөрүгә ташлама һәм социаль хезмәтләр алу хокукын раслау өчен кулланыла.
Электрон таныклыкны рәсмиләштерү өчен телефонда «Госуслуги» һәм MAX мобиль кушымталарын урнаштырырга кирәк. Шуннан соң социаль фондның таныклык чыгаруга ризалыгы раслана. Алга таба MAXта үз профилеңне ачарга, «цифрлы ID» сайларга һәм «создать» дигән язуга басарга кирәк. MAX кушымтасы автомат рәвештә дәүләт хезмәтләре порталыннан цифрлы танык-лыкны йөкләячәк. Цифрлы ID төп экранында күрсәтелә торган бердәм QR-код автомат рәвештә МАХта цифрлы документларны йөкләгәндә ташламалы статусны раслау мөмкинлеге белән формалаша һәм биометрия таләп итми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев